Текст песни
Тиңләмә мине гөлләргә
Гөлләр шиңәләр көзен
Сине сагынып юксынудан
Көзләргә охшый йөзем
Тиңләмә аккан суларга
Сулар ташый язларда
Йөзәр идем онытылып
Синең кайнар назларда
Тиңлә мине йолдызларның
Якты янганнарына
Тиңләмә зинһар, үтенәм
Янмый калганнарына
Тиңләмә мине каенга
Бөдрә каен ялгыз ул
Еллар буе көтеп яшәү
Ялгыш түгел, язмыш ул
Тиңләмә тулган айга да
Ул яктыртмый көндезен
Сине күрми моңсуланам
Яшьләнә ике күзем
Тиңлә мине йолдызларның
Якты янганнарына
Тиңләмә зинһар, үтенәм
Янмый калганнарына
Тиңләмә искән җилләргә
Җилләр болыт кочагы
Йөрәгемдә калган утың
Көйдерә бер почмагын
Тиңләмә мамык болытка
Мамык болыт тарала
Еллар арты еллар уза
Яраларым яңара
Тиңлә бары йолдызларның
Якты янганнарына
Тиңләмә зинһар, үтенәм
Янмый калганнарына
Янмый калганнарына