Текст песни
Аккош күленә чакырам
Икәү парлап йөзәргә
Күл төбенә дә чумарбыз
Су кондызын эзләргә
Күл өстендәге дулкында
Без йөзәрбез назланып
Сагынып каршы алырбыз
Аккошларын, казларын
Кабат-кабат кайтыр идек
Шул күлләргә әйләнеп
Әллә сөю шунда калган
Төнбоекка бәйләнеп
Кошлар безгә кушылырлар
Күл дулкынын кочарга
Йөрәк тә күккә ашкына
Канатланып очарга
Без бәхеткә күмеләбез
Өзелеп яратканда
Төнбоеклар да уяна
Алсу таңнар атканда
Кабат-кабат кайтыр идек
Шул күлләргә әйләнеп
Бәлки сөю шунда калган
Төнбоекка бәйләнеп
Ай да төндә күлгә чума
Назлы күлдә йөзәргә
Ул гашыйклар серен җыя
Йолдызларга чишәргә
Яшерен хисләрдән кабына
Мәхәббәтнең учагы
Ахыры шуңа да күлләрнең
Тарта сихри кочагы
Кабат-кабат кайтыр идек
Шул күлләргә әйләнеп
Сөю дә бит шунда калган
Төнбоекка бәйләнеп!