Текст песни
Күзләремне алмый көтәм
Синең килер юлыңнан
Зинһар соңга кала күрмә
Кире кайтып уеңнан
Сагынуга бул син дәва
Сагышларымны тарат
Күктән йолдызлар сайламыйм
Син генә мине ярат
Сине сагынып үтә гомер
Моңсу көннәрне санап
Минем өчен тик син генә
Дәрья диңгездә кораб
Сагынуга бул син дәва
Сагышларымны тарат
Күктән йолдызлар сайламыйм
Син генә мине ярат
Син килсәң төннәр чыгарбыз
Туялмабыз сөйләшеп
Бәхет өчен шул да җитә
Яшик, иркәм, гөрләшеп
Сагынуга бул син дәва
Сагышларымны тарат
Күктән йолдызлар сайламыйм
Син генә мине ярат