Текст песни
Кайнар хисләремнән карлар эреп
Салкын учларыма тамалар
Хыянәтең тирән яра салды
Кочагыңда бүген яңалар
Яратам дип, мең кат кабатладың
Бүләк иттең кызыл гөлләрне
Сөюеңне төргән шул чәчәкләр
Шатландырыр тагын кемнәрне
Төннәр буе ишеп яуган карда
Эзләрең дә инде югалган
Нишләтим соң, юләр йөрәгемне
Хисләрем бар әле дулаган
Хыянәткә хисләр кирәк түгел
Теләк илтә чит-ят кочакка
Шул кочаклар инде мәҗбүр итә
Су сибәргә янган учакка
Вакыт кирәк, барын онытырга
Күңелемнән сызып ташларга
Гомеремнең урта бер җиреннән
Тормышымны синсез башларга
Мәхәббәттә бергә янар өчен
Саф булуы кирәк уйларның
Назларыңны ятка бүләк иткәч
Ни кирәге кала туйларның
Ак күлмәкләр генә сафлык төсе
Керсез мәхәббәтнең көзгесе
Ике йөрәк бергә парлап типсә
Шул тибүдә сөю билгесе
Хыянәткә хисләр кирәк түгел
Теләк илтә чит-ят кочакка
Шул кочаклар инде мәҗбүр итә
Су сибәргә янган учакка
Су сибәргә янган учакка
Синсез башларга