Перейти к содержимому
Обложка трека Кайнар учлар — Apanai
3:14

Трек

Apanai Кайнар учлар

Сингл · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Кайнар хисләреңне җырга салып
Чык син минем барыр юлыма
Мәхәббәттән ялкын кабынганда
Учларыңны сал син учыма
Мәхәббәттән ялкын кабынганда
Учларыңны сал син учыма
Тормыш учакларын кабызырбыз
Син дә, мин дә ялкын булганда
Тормыш җырын бергә язып була
Йөрәкләрдә сөю туганда
Тормыш җырын бергә язып була
Йөрәкләрдә сөю туганда
Иңне-иңгә куеп атлаганда
Диңгезләрне була кичәргә
Бәхетлеләр булып яшәр өчен
Гөлләр үссен юлга түшәргә
Бәхетлеләр булып яшәр өчен
Гөлләр үссен юлга түшәргә
Кайнар учларыңда минем учлар
Җан җылыңны тоям, яшермим
Хыялымда йөрткән ярым бит син
Син, дип сулыйм, син, дип яшим мин
Хыялымда йөрткән ярым бит син
Син, дип сулыйм, син, дип яшим мин

0:00 0:00