Текст песни
Яшьлегем эзләре
Өзәләр үзәкне
Онытылып яшәргә
Юл сайлыйм сөзәкле
Калдылар эзләрем
Сагышлы күзләрем
Яшьлегем гөлләрен
Мин башка өзмәдем
Яшьлегем эзләре
Көзләрдә күмелгән
Шул моңсу көзләрдә
Яшь коеп түзелгән
Калдылар эзләрем
Сагышлы күзләрем
Яшьлегем гөлләрен
Мин башка өзмәдем
Яшьлегем эзләре
Салынган язларда
Шул калган эзләрдә
Суынган назлар да
Калдылар эзләрем,
Сагышлы күзләрем,
Яшьлегем гөлләрен
Мин башка өзмәдем.
Шул яшьлек эзеннән
Күзәтә күзләрең,
Күзләрең сөйлиләр
Тик сөю сүзләрен.
Калдылар эзләрем
Сагышлы күзләрем
Яшьлегем гөлләрен
Мин башка өзмәдем