Текст песни
Бик авыр мизгелләр була
Юктан гына күңел тула
Акыл сабыр, түзә, көтә
Чәчәк түгел, чәчәк сула
Авыр мизгелләр узалар
Сагыш җепләрен сузалар
Күңелне биләгән уйлар
Таркалалар да, тузалар
Мизгелләрдә ялгышлар бар
Ялгышларда табышлар бар
Ялгышлардан гыйбрәт алган
Якын дуслар, танышлар бар
Мизгелләрне саный белеп
Адымнарда туры барсак
Үзебез ясаган ялгышны
Таный белеп, төзәтә алсак
Һәр мизгелдән шатлык алып
Йөрәкнең түренә салып
Тормыш шаукымына тарып
Булса икән бергә калып
Сәгать телләре мизгелне
Акрын гына саный бирә
Гомер мизгелдән торганын
Бу дөньяда һәркем белә
Мизгелләрдә ялгышлар бар
Ялгышларда табышлар бар
Ялгышлардан гыйбрәт алган
Якын дуслар, танышлар бар