Перейти к содержимому
Обложка трека Хисең ташып түгелә — Apanai
3:34

Трек

Apanai Хисең ташып түгелә Prod. by Apanai

Сингл · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Күзләреңнең керфегенә
Яшерелгән карашың
Шомырт кара күзләреңә
Бик тә килә карасым
Нинди серләр язылгандыр
Күзләрең карасына
Хыялларымда юл алдым
Шул серләр арасына

Күз керфекләрең күтәреп
Кара әле күземә
Шул керфекләрең очыннан
Хисең ташып түгелә

Сихри карашларың сөйли
Сөюеңнең хаклыгын
Йөрәгем белән тоям мин
Хисләреңнең сафлыгын
Сине күргәч йөзеп йөрим
Бәхет диңгезләрендә
Сорауларга җавап табам
Шул кара күзләреңдә

Күз керфекләрең күтәреп
Кара әле күземә
Шул керфекләрең очыннан
Хисең ташып түгелә

Назлы хисләремне аңлап
Каршыларыма атла
Син дип типкән йөрәгемне
Үтенәм, кире какма
Карашларыңда чагыла
Ут дөрләгән йөрәгең
Син бит миңа, мин бит сиңа
Язмышларның бүләге

Күз керфекләрең күтәреп
Кара әле күземә
Шул керфекләрең очыннан
Хисең ташып түгелә

0:00 0:00