Перейти к содержимому
Обложка трека Нур сибелә, Нур чәчелә — Apanai
4:30

Трек

Apanai Нур сибелә, Нур чәчелә prod.by Apanai

Сингл · 2026 · Этническая

Скачать

Текст песни

Көтмәгәндә очрадың да
Гашыйк иттең йөрәкне
Әллә син миңа язмышта
Язылган бер бүләкме

Нур бөркелә, нур сибелә
Нур чәчелә күзеңнән
Башкаемны әйләндердең
Сихри, назлы сүз белән

Юлларымнан син үткәндә
Уйлар очын югалтам
Син мине яратасың дип
Үз-үземне юатам

Нур бөркелә, нур сибелә
Нур чәчелә күзеңнән
Башкаемны әйләндердең
Сихри, назлы сүз белән

Атла әле янәшәмдә
Минем ярым булырсың
Сөясеңме, сөймисеңме
Әйт син миңа дөресен

Нур бөркелә, нур сибелә
Нур чәчелә күзеңнән
Башкаемны әйләндердең
Сихри, назлы сүз белән

Яратуларың чын булса
Кер кайнар кочагыма
Йөрәгеңнән очкын алып
Сал әле учагыма

Нур бөркелә, нур сибелә
Нур чәчелә күзеңнән
Башкаемны әйләндердең
Сихри, назлы сүз белән

Миңа тик син генә кирәк
Тормыш юлын үтәргә
Язмыш язган гомерләрне
Җырга күмеп китәргә

Нур бөркелә, нур сибелә
Нур чәчелә күзеңнән
Мәхәббәт утына салдың
Сихри, назлы сүз белән

0:00 0:00