Текст песни
Рәхәт миңа, янымда син булып
Күңел җылың тоеп яшәсәм
Авыр чакларымда ярдәм сорап
Бары сиңа, сиңа дәшә алсам
Рәхәт миңа – син битемнән үбеп
Хәерле иртәләр теләсәң
Мин елаган чакта дәшми генә
Сәбәбен сорамый белә алсаң
Иртән дә, кичен дә рәхәт
Син булганда янымда
Җаным, синең өчен генә
Йолдыз мин, ай янында
Иртән дә, кичен дә рәхәт
Син булганда янымда
Җаным, синең өчен генә
Йолдыз мин, ай янында
Рәхәт миңа – син җырлаган чакта
Мин дә сиңа кушылып җырласам
Күңел серләреңне бүлешкәндә
Сабыр гына утырып тыңласам
Рәхәт миңа – синең кочагыңда
Сабыйлардай эреп йокласам
Сагышланган чакларымда килеп
Бөдрә чәчләремнән сыйпасаң
Иртән дә, кичен дә рәхәт
Син булганда янымда
Җаным, синең өчен генә
Йолдыз мин, ай янында
Иртән дә, кичен дә рәхәт
Син булганда янымда
Җаным, синең өчен генә
Йолдыз мин, ай янында
Рәхәт миңа – син кычкырып көлсәң
Димәк, әле дәртең сүнмәгән
Бездә назлар әле суынмаган
Йөрәкләрдә сөю үлмәгән
Рәхәт миңа синең карашыңнан
Шул караштан ялкын сибелә
Син чакырсаң һич тә икеләнмим
Күтәреләм күкнең чигенә
Иртән дә, кичен дә рәхәт
Син булганда янымда
Җаным, синең өчен генә
Йолдыз мин, ай янында
Иртән дә, кичен дә рәхәт
Син булганда янымда
Җаным, синең өчен генә
Йолдыз мин, ай янында