Текст песни
Тал төбендә сине көттем
Талгын җилләр искәндә
Шул талларга сандугачлар
Күңел серен чишкәндә
Искән җилләр тал яфрагын
Иркәли, назлый сыман
Әллә синең килер юлны
Каплады күксел томан?
Бәлки синең юлларыңа
Үскәндер яңа таллар?
Әллә юлыңны бүлдеме
Таллардай елак ярлар?
Озак көттем, син килмәдең
Оныттың мин барлыкны
Гомер узгач әйләнерсен
Сандугачлы таллыкны
Юк синең өчен яшьләрем
Таллар булып еларга
Бәлки бер килермен тагы
Тарих язгач елларга