Текст песни
Тормыш дигән ямьле яланнарда
Күкне ярып, шәфәкъ калыкканда
Дөнья әйләнешен уздырып
Яшьлек чаба, тузан туздырып
Иреклекне сөйгән шаян юрга
Иксез-чиксез офыкларга табан
Юыртадыр. Кала эзләре
Кала артта язлар, көзләре
Әй юырта, ак-караны күрми
«Гомер үтәр, кире кайтмас», - дими
Яшьлек бара җилләр кудырып
Яшьлек чаба тузан туздырып