Артур Гилязов Сагынам, әнием
Текст песни
Кинәт кенә китеп бардың, әни
Рәхәтләнеп яшәр чагыңда
Бүгенге хәлемне аңлатырга
Ниләр әйтим икән тагын да
Бик сагынам,бик юксынам, әни
Тик күңелем һаман ышанмый
Җырласам да,үксеп еласам да
Җаным сагышлардан бушанмый
Бүгенге көн шундый авыр миңа
Әнидән дә газиз юк җирдә
Исән чакта кебек, йөргәннәрең
Исләремнән чыкмыйлар бер дә
Мөмкин түгел сине онытырга
Синсез, әни, ничек яшәргә
Бу сүзләрем булсын бер дога дип
Эндәшәмен хәзер күкләргә