Текст песни
Су өсләре куе томан
Ярга карап баскан шаман
Ялкыннары күккә ашкан
Су буенда учак яккан
Бубен кагып шаман бүген
Табигать белән сөйләшә
Тыныч яшәү юлын эзләп
Кем беләндер ул киңәшә
Тоташыгыз җирләр,күкләр
Уяныгыз ярсу җилләр
Сездән сорар сүзләрем бар
Кайда сез илаһи көчләр
Кеше бер килә дөньяга
Тынычлык кирәк җаннарга
Бәхет-шатлыкта яшәргә
Тынычлык кирәк таңнарга
Төрле хәрәкәтләр белән
Учак янында ул бии
Җавап алып шул көчләрдән
Без белмәгән телдә сөйли
Нинди көчләр килә бүген
Шаман белән сөйләшергә
Галәмнәрдән килә аваз
Тынычлык кирәк илләргә