Текст песни
Иман, дигән якты сүзнең
Хәр хәрефе тора нурдан
Җаныбызга уелып кергән
Бәхет-шатлык дигән моңнан
Иман нуры иңсен җанга
Кояш булып бар җиһанга
Я, Аллаһым, дип эндәшәм
Рәхмәтле без син булганга
Иман нуры-тормыш җыры
Иман нуры -собханалла!
Иман нуры-йөрәкләрдә
Собханалла,машалла!
Иң зур байлык -иман нуры
Ләә иләәһәә илләАллаһу
Пайгамбәрләр үрнәгендә
Ләә иләәһәә илләАллаһу
Бишек җыры белән керсен
Күңелләргә иман нуры
Аклык,сафлык,изге гамәл
Телим сезгә ,телим бары