Текст песни
Күңелем сиңа талпына, туган төбәгем
Юллар ерак, әмма мин кайтам, Тәтешлем
Уйларымда халык көйләре яңгырый
Йөрәгемдә сагыну хисләре тын бирми
Әй, Тәтешлем, туган ягым
Әй, Тәтешлем, гүзәл ягым
Киң кырларың, куе урманнарың
Халкың гади, игелекле
Син – йөрәгем түрендә, иң кадерле
Бу изге җир талантларга бик бай
Монда туган Салават, Хәния, Атнабай
Аларның моңы, аларның үткен сүзе
Синең даныңны күтәрә күкләргә үзе
Менә кайтып җиттем туган нигезгә
Каршы ала туганнар, елмаеп бергә
Өйнең җылы һавасын сулыйм әле туйганчы
Жырлап үтим әле урам буйлап
Күз яшьләре тулганчы