Текст песни
Туган авылым урамын
Кабат-кабат урадым
Китәрмен дә озакламый
Кайтырмын диеп уйладым
Кайталмадым,читтә үтте
Гомеремнең еллары
Язмышларга язылмаган
Кире кайту юллары
Чит-ят җирдә үткән еллар
Яшьлегемне урлады
Гармуным да урамнарны
Минсез генә урады
Туган авылым урамын
Кабат кайчан урармын
Яшьлегем җырларын уйнап
Сузып-сузып җырлармын
Туган авылым урамын
Сагынып үтә елларым
Торган саен артта кала
Аерыла шул юлларым
Туган авылым урамын
Тагын кайчан урармын
Бәхет эзләп китәрмен дә
Кайтырмын диеп уйладым