Обложка трека Попурри татарча — Диляра Исламова, Исламов Руслан
4:32

Диляра Исламова, Исламов Руслан Попурри татарча

Сингл · 2024

Скачать

Текст песни

Бар күңеллелек бөтен дөньяда, бар бер ямь бүген
Нәрсәдән бу? — Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Бер мөкаддәс хис белән һәрбер кеше хәйран бүген
Уйный сазым да минем бәйрәм көен, бәйрәм бүген

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын
Ул киенгәндер, дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген
Хис итеп һәр җирдә дә бертөрле хуш ис аңкуын
Ислемай сөрткән икән дөнья! Дидем: бәйрәм бүген

Бер теләнчене кочаклашкан күреп бер бай белән
Күңле нечкәргән! Дидем: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген

0:00 0:00