Текст песни
Кышның искиткеч көне
Күңелне дулкынландыра
Дөньяны карга күмеп
Тирә-юнне туңдыра
Кар бөртекләре һавада
Әйләнә дә бәйләнә
Мәхәббәтем шундый көчле
Хәттә башлар әйләнә
Хәттә башлар әйләнә
Кереп китәм уйларыма
Искә төшә мизгелләр
Хәтеремдә сакланган
Иң ямьлеләр, изгеләр
Күңелемдә бер көй яши
Йөрәгемдә мәхәббәт
Кайнар хисләр жылытса
Жирдә яшәве рәхәт