Текст песни
Кызыл Тауым,якты таңым
Яшәп туя алмам инде.
Чит - җирлэргэ китэ калсам
Кайтмый тузә алмам инде.
Әти-әни нигезе бит
Авылым уртасында.
Нурлы мәчет балкып тора
Каршылап барчасында.
Бәхет теләп ишетелә,
Хәр иртә моңлы азан.
Җәй җитүгә авылдашлар
Ашкына сиңа хаман.
Саф сулы чишмәләреңнән
Бар да авыз итәләр.
Ял итеп аланнарыңда
Дәрман алып китәләр!