Текст песни
1. Әнкәй бәгърем кайталмадым
Ятып калдым сугыш кырында
Язмыш мине синнән тартып алды
Яп-яшь килеш бөркет чагымда
2. Эх әнкәем гафу ит син мине
Гаепләрем булса алдыңда
Син терәгем булдың тормышымда
Юл күрсәттең адашкан чагымда
Куш
Син елама әнкәй зинһар өчен
Күз яшләрең бер үк таммасын
Күңелкәең бер үк сыкрамасын
Йөрәккәең әнкәй янмасын
3. Мин кайтырмын әнкәй беркет булып
Еш керемен синең төшеңә
Тәнем белән түгел җаным белән
Һәрчак булырмын әнкәй янәшә