Текст песни
1.Үзең мине яраттың да
Бик тиз ләкин ташладың
Башка ярга күзең төшеп
Мине ялгыз калдырдың
Кая китте сөюләрең
Миңа булган хисләрең
Мине генә сөям диеп
Элек әйткән сүзләрең
КУШЫМТА
Нигә икән язмышым
Мине шулай сынады
Ярткан кешемне нигә
Кулымнан тартып алды
2.Биктә авыр хәзер миңа
Ләкин мин түзәрмен
Кире кайтсаң иде диеп
Артыңнан йөгермәмен
Үзеңдә син үкенерсең
Кайтарырга теләрсең
Төннәр буе мине көтеп
Син яшкә күмелерсең