Обложка трека Куктэге хат — Риназ Салахов
4:10

Риназ Салахов Куктэге хат

Сингл · 2024

Скачать

Текст песни

Әнкәй бәгьрем улың кайтты синең,
Мин кайттым бит әнкәй - кош булып...
Өннәреңдә килә алмасам да,
Мин керермен сиңа - төш булып...

Әнкәй - бәгьрем, күктән сиңа карыйм,
Гаепләмик әйдә узганны...
Нидер үзгәртергә - бик соң инде,
Көтәм бары, синең - догаңны...

Әнкәй бәгьрем кочакла син мине,
Һәм җибәрмә башка яныңнан...
Беркайчан да сине рәнҗетмәмен,
Авыр сүзләр әйтеп,кагылмам...

Әнкәй бәгьрем - мин бит синең улың,
Тиеш бит мин - сине якларга...
Язмыш кына никтер яннарыңнан,
Алып китте читкә, ятларга...

0:00 0:00