Текст песни
1 Сине генә яратам
Син бит җирдә бер генә
Кирәкми миңа башкалар
Миңа кирәк син генә
Әйтәм икән чынлап әйтәм
Алыштырмам беркемгә
Бары синең белән генә
Булыр идем гөмергә
Башкаларга бирмәм
Булырсың минеке
Йөрәгемдәге сөюләр
Булыр тик синеке
Кушымта
Аңла хәлләремне
Калдырма син мине
Өзелеп яратам бит
Әле дә иркәм сине
2
Син генә син генә
бәхетем син генә
Сүзләремә ошанмасаң
Кара син күзләргә
Тормыш юлын синең белән
Килә минем атлыйсым
Яман сүздән чит ят күздән
Килә сине саклыйсым