Перейти к содержимому
Обложка трека Ай, былбылым — Yummy Music Band, Раяз Фасихов
5:40

Трек

Yummy Music Band, Раяз Фасихов Ай, былбылым

Альбом · Трибьют Ильхаму Шакирову · 2025 · Поп, R&B, Соул

Скачать

Текст песни

Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделнең камышы;
Ай былбылым, вай былбылым
Агыйделнең камышы;
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.
Таң алдыннан чут-чут килә
Сандугачлар тавышы.

Ай былбылым, вай былбылым
Кунып сайрый талларга;
Ай былбылым, вай былбылым
Кунып сайрый талларга;
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.
Синең хакта серләремне
Сөйлим сандугачларга.

Ник бу кадәр
Сыгыла камыш
Ник сылкылдый тавышы
Әллә шунда
Бер кыз җырлый
Тынмый йөрәк сагышы
Әллә шунда
Бер кыз җырлый
Тынмый йөрәк сагышы.

Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Ай былбылым, вай былбылым,
Агыйделдә таң ата;
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.
Таңнар ата, өзелә үзәк,
Җырлата да елата.

0:00 0:00