Перейти к содержимому
Обложка трека Синең хакта — Yummy Music Band, Мифтахова Эльвира
4:26

Трек

Yummy Music Band, Мифтахова Эльвира Синең хакта

Альбом · Трибьют Ильхаму Шакирову · 2025 · Поп, R&B, Соул

Скачать

Текст песни

Күктә йолдыз янып тора,
Көмеш нурлар тамып тора.
Көтәм мин, алтыным,
Сине шундый төндә.
Көтәм мин, юата
Мине син бүген дә.


Күктә йолдыз ярсып тора,
Йөрәгемне чәнчеп тора,
Нигә соң ашкына
Шулай минем йөрәк?
Еракта юлларым
Минем бигрәк ерак.
Нигә соң юатмый
Мине яшел тирәк?


Синең хакта сорыйм гөлдән,
Әкрен генә искән җилдән.
Матур бер җыр ишетәм
Иркәм синең хакта,
Ләкин ул җыр әллә
Кайда, бик еракта…

0:00 0:00