Обложка трека Эзләдем, бәгърем, сине — Yummy Music Band, Эльмира Калимуллина
4:25

Yummy Music Band, Эльмира Калимуллина Эзләдем, бәгърем, сине

Альбом · Трибьют Ильхаму Шакирову · 2025

Скачать

Текст песни

Кәккүк кычкыра сирәк кенә,
Сагынуын сөйләп кенә.
Килсәң иде, иркәм, яныма
Көлемсерәп кенә.

Эзләдем, бәгърем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

Зәңгәр чишмәләр чылтырап ага,
Нур сибә кояш көлеп;
Алмагачлар ак шәл ябынган,
Иркәм, синең кебек.

Эзләдем, бәгърем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

Минем юлыма якты нурлар
Алып кил күбрәк итеп;
Исле гөлләр өзеп бирермен
Сиңа бүләк итеп.

Эзләдем, бәгърем, сине,
Еллар буе тилмереп;
Туймас, ахры, мәңге туймас
Күзләрем сине күреп.

0:00 0:00