Обложка трека Охшамаган — MC Каршы feat. Aniya Faizrahmanova
1:52

MC Каршы feat. Aniya Faizrahmanova Охшамаган

Альбом · Аерма · 2025

Скачать

Текст песни

Мин охшамаган
Мин охшамаган әтиемә
Мин охшамаган әниемә
Мин охшамаган әтиемә
Мин охшамаган әниемә
Аралашу түгел талашу
үзең белән тарткалашу
Тормыш сайлау җиңел бармый
икенче турга беркем дә узмый
Минем әтием - көйләүче,
минем әнием - сатучы
милли мәгариф, Муса Акъегет -
өметсез әйдәп баручы
Минем кызым миңа охшаган,
ләкин күпкә акыллырак
Минем улым каядыр чаба
Әйтәсе килә, әй, тынычрак.
Кайчандыр баулар өзеләчәк
юк, алар беркайчан өзелмәс
көз килмәс, тәрәзә ачылмас,
мин бабай турында белмәгән тинтәк.
мәдрәсә шәкерте, зыялы шәхес,
ул авыл мулласы булган,
төрмәдә утырган, ә мине күрсә,
сүз әйтә алмаc ояттан,
оглан,
карале, оглан,
син үзең шаккатырсын, тузә алмас җан,
ләкин онытма, син минем калкан,
саклыйсын үткәнне - киләчәктән,
оглан, син минем калкан, син минем калкан
Мин охшамаган әтиемә
Мин охшамаган әниемә
Мин охшамаган әтиемә
Мин охшамаган әниемә

0:00 0:00