Текст песни
Казаннын бер ягыннан
икенче ягына кадәр
боз җәелгән.
Казансуы карынында
балыкчылар бәхет эзлиләр.
әйтерсен лә -
яңа тормыш башланганын көтәләр
апалар ыңгыраша, кайчан яз килер, дип,
чөнки язлары - йөрәгендә.
бөтен дөньяны яра алырлык көн
тиздән килер,
сабыр булыгыз.
сабыр булыгыз.
Казаннын бер ягыннан
икенче ягына кадәр
боз җәелгән.