Обложка трека Дуслар юк — MC Каршы feat. Aniya Faizrahmanova
2:08

MC Каршы feat. Aniya Faizrahmanova Дуслар юк

Альбом · Аерма · 2025

Скачать

Текст песни

Бар туганнар, якыннар, сөйгән ярлар
Юк - дуслар
Юк
Бар туганнар, якыннар, сөйгән ярлар
Юк - дуслар
Юк
КайдА безнең дуслар,
бәлки, теге дөньяда?
вакыт узды, череде, таралды.
алар китте еракка,
күрше урамга,
алар безне онытты.
КайдА безнең дуслар,
бәлки, узган гасырда?
елыйсы килми, көләсе
Теге вакытка
шалтыратканда,
тарала көзге яфраклар исе.
КайдА безнең дуслар,
без мәнгегә
бер моб, бер банда, бер гаилә.
Ләкин кеше үзгәрә,
чикләре киңәя,
кагылма, сөйләшмә, көлмә.
Без төрле, бу элек
аңлашылмый иде,
бушлыкны тутырдык гайбәтләр,
йокысызлык белән,
сыра белән, озын юллар белән,
рәхмәтсез кабәхәтләр.
дуслык - бәхетле ялгызлар кәсебе,
еракта Joy division уйный,
ешрак монда йөр, чистарт каберне,
үткән заман үз-үзен саклый.
Бар туганнар, якыннар, сөйгән ярлар
Юк - дуслар, юк.
Бар туганнар, якыннар, сөйгән ярлар
Юк - дуслар, юк.
Йеееее
Кайда безнең дуслар,
бәлки, теге дөньяда?
яшьлек узды, череде, таралды.
алар китте еракка,
күрше урамга,
алар безне онытты

0:00 0:00