Текст песни
домбраларда краутрок уйнаучы төркем кирәк,
оекбашлы панк-рокерлар төркеме кирәк,
кеше белән тулган кайнар клубта техно бәрүче дуэт кирәк,
шигырьләрен кыл кубыз сызлавына куштыручы адәм кирәк,
яки мандолинасын йоклатып җырлаучы кирәк,
биш сәгатьлек импровта рәхәт тапкан дәф оркестры кирәк,
концерт вакытында намаз укучы металлистлар кирәк,
мөнәҗәтне джаз белән кушкан сихерләүче кирәк,
соңга калыйк тизрәк,
соңга калыйк тизрәк,
мендерәңдә ләлә ясалган,
кем хыянәт иткән?
Җиз кыңгыраулар күгәреп беткән,
Җиз кыңгыраулар күгәреп беткән,
Җиз кыңгыраулар күгәреп беткән,
Җиз кыңгыраулар күгәреп беткән,
урамда җылы. урамда җылы
урамда җылы. урамда җылы
урамда җылы. урамда җылы
урамда җылы. урамда җылы