Текст песни
урамнар агыла, машина чакыр,
бу шәһәр түгел, яртысы чокыр,
кайда ашкынабыз, кайда соңгы ноктасы,
карның ап-агы, төннең карасы.
юлда очрый югалган дәрвишләр,
төнлә сөйләнә имеш-мимешләр,
чыгам подъезддан, маршрут төзелгән,
тормыш изелгән, кара көзгедән,
көзен китерербез бәрәңгеләр,
бәйрәмнәрдә китербез итләр,
яшьле күзләргә терәлмәс сөңгеләр,
һичюгы - йомшак кәнәфиләр.
тыныч кына - йоклап ятасы,
тавыш, караул, карале, атасы,
кирәкми берни яңгыратасы,
гаилә девизы һәм кайтавазы.
беркем дә сорамас, бу әдәпсезлек,
тыкшынма әле син, без синнән көтмәдек.
барсын яздык, әнә бар интернет,
меңләгән фотолар, үзебез керттек.
бар кеше дә таныш, берсе дә дус түгел,
фатирым бик кысан, сыймый күңел,
әти-әниләр, кечкенә сеңел,
мин гади, мин квадрат, мин һава, мин мизгел
мин гади, мин квадрат, мин һава, мин мизгел
мин гади, мин квадрат, мин һава, мин мизгел
мин гади, мин квадрат, мин һава