Перейти к содержимому
Обложка трека Яшлегемэ сэяхэт — Масхут Мустафин
5:26

Трек

Масхут Мустафин Яшлегемэ сэяхэт

Альбом · Яшлегемэ Сэяхэт · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Яшьлегемә сәяхәт
Утырам да уйга чумам,
Уйларыма кереп югалам.
Хәтер киштәләрен айкый-айкый,
Яшьлегемә таба юл алам.
Без бәләкәй чакларда
Чаба идек атларда.
Кичен чеби җитми иде
Без саклаган чакларда.
Тау юклыктан аптырамадык,
Күперләрдән сикердек.
Патша уеннары уйнап,
Борыннарны җимердек.
Бакчаларга әз кермәдек,
Алма күрми үсмәдек.
Без - авылның малайлары
Кая гына җитмәдек.
Язгы суда боз акканда,
Бозга утырып без йөздек.
Билдән чумып, суга батсак,
Учак ягып киптердек.
Язын кояш карау белән
Ярлар кардан ачылды.
Авылыбызның яшь яклары
Бар да шунда тартылды. Авызларга бензин кабып,
Ут бөркедек авыздан.
Юк-бар нәрсә чыга иде
Безнең ише явыздан.
Кичен, яткач, карт-кортларга
Шыкы куйдык каләмнән.
Төннәр буе йоклатмадык
Тавыш биреп тәрәздән.
Колхозның яшелчә бакчасында
Помидорлар пеште кызарып.
Күпме аны без урладык,
Җирдән шуышып барып.
Көннәр буе болынлыкта
Учаклар ягып йөрдек.
Шул учакта тәгәрәтеп,
Бәрәңгеләр пешердек.
Бакчада үскән бәрәңге
Барысы йодрык кадәрле.
Бигрәк инде тәмле булган
Учактагы көйгән бәрәңге.
Елгабыз зур булмаса да,
Кармак салгалап тордык.
Берәр балык тотар өчен,
Көннәр буе утырдык. Берәр балык эләгүгә,
Чыбыкка утыртабыз.
Шунда учак ягабыз да
Утында кыздырабыз.
Әле безнең янда мырлап,
Мәче дә йөри сорап.
Балык үзебездән артмый,
Аңа һич җитми чират.
Кырда борчак өлгерүгә
Йөрдек яшел борчакка.
Сумкаларга рөхсәт юкка,
Тии идек корсакка.
Сыер көтүен каршыларга
Тора идек каршы барып.
Терлекләрең уҗымга керсә,
Куялар иде ябып.
Белмим, уенга бирелепме,
Каршы алмадым көтүне.
Өйдә абый көтеп торган
Минем кайтып җитүне.
Кулындагы калын таяк
Нык санады арт санны.
Әллә инде онытканмы
Үзе бала булганны?! Кирза итек асларына
Шариклар куеп йөрдек.
Мәктәпнең агач идәнен
Бераз кырып өлгердек.
Безне күреп, тиз арада
Линейкага җыйдылар.
Барлык укучылар арасында
Уртага бастырдылар.
Шариклы итек киюне
Җинаять дип күрделәр.
Мәктәп идәннәрен бозып
Йөрмәгез сез, диделәр.
Аерым бүлмәгә яптылар да
Бик аңлаешлы әйттеләр.
Һич онытылмаслык итеп,
Әйбәтләп кисәттеләр.
Җәйге төндә, караңгыда
Җепләр тарттык юлларга.
Бара торган машиналар
Бүрәнә дип туктарга.
Шаярулар күп вакытта
Шома гына үттеләр.
Кайвакытта кача алмасак,
Ныклап артка типтеләр. Без - авыл малайлары
Шулай уйнап үскәнбез.
Тагын бераз шаярасы,
Ләкин үсеп җиткәнбез.
Хәтер киштәләрен айкый-айкый,
Яшьлегемне шулай барладым.
Гомер юлларымны озынайтып,
Әкрен генә алга атладым.

0:00 0:00