Текст песни
Кеше белән кеше аралаша
Кеше белән кеше дуслаша
Гомер итүләре авыр була
Таянырдай кешең булмаса
Дуслар булсын дусларча
Туганнар булсын туганча
Барыр юлың туры булыр
Барсаң, йөрәк кушканча
Уйлар булсын җитәрлек
Бурычны ал үтәрлек
Юлларыңны дөрес сайла
Ахырына җитәрлек
Ярның сайла матурын
Сынап кара акылын
Тормыш юлы ерак ара
Күрер өчен ахырын
Яхшылыкка тартылып бар
Явызлыкны әйләнеп үт ерактан
Һәрчак ишек ачык булсын
Йөз җыерма кунактан
Эшләгән эшкә шатлан
Кайгырма булдырмасаң
Бик тырышсаң булдырырсың
Булмый ул тырышмасаң
Матур булсын уйларың
Чиста булсын кулларың
Һәрвакытта яшел булыр
Бара торган юлларың
Кыерсытма, ләкин кимсетелмә
Яшәеш гомереңдә
Моннан киткәч, урының булыр
Оҗмахларның түрендә
Эштән бер дә курыкма
Тоткан чакта кулларың
Ихтирамлы булырсың син
Матур булса уйларың
Күңелеңне биреп кара
Күргән чакта күзләрең
Тайпылмыйча дөрес атла
Матур калсын эзләрең
Тыңла син киңәшләрне
Колак сал күңелеңә
Аннан эшлә эшләреңне
Ышансаң дөресенә
Шатлан син булганнарга
Кайгырма тузганнарга
Шатлан син яңасына
Кайгырма тузганына
Сүндермә утларыңны
Киптермә суларыңны
Кайта торган итсен Аллаһ
Барасы юлларыңны
Кайгырма син кышның салкынына
Шатлан җәй кызуына
Шатлан гомер барышына
Кайгырма узуына
Шатлан әле төннәренә
Туачак көннәреңә
Кайгырма син үткәненә
Шатлан син киләсенә
Кулыңны биреп исәнләш
Якында булганнарга
Баш иеп сәлам бир
Ерактан узганнарга
Мен син биек тауларга
Йөреп кал урманнарда
Һәрвакытта ярдәмчел бул
Мохтаҗлы булганнарга
Заманалар авыр диеп
Күңелеңне төшермә
Кеше малына кызыгып
Нәфесеңне син үстермә
Туры килсә каршылыклар
Авыр диеп борылма
Йөкләсәләр зур бурычлар
Булдырмам диеп борчылма
Кереп йөр урманнарга
Тыңла кошлар тавышын
Тыңла чишмә агышын
Басар йөрәк сагышын
Шатлан кырдагы чәчәкләрнең
Матурлап атуына
Шатлан бишектәге яшь баланың
Елмаеп ятуына
Озатып кал киткәннәрен
Каршы ал килгәннәрен
Искә ал үлгәннәрне
Олыла исәннәрен
Юл куйма түбәнлеккә
Омтыл син биеклеккә
Яшәмә син гомереңне
Ярар диеп ничек тә
Ямьсезлекне матур күр син
Явызлыкка җавап бир киресенчә
Гомереңне матур яшә
Калмасын үкенечкә
Кинәт кенә күтәрелсәң
Артып китсә малларың
Алар була вакытлыча
Әйләнмәсен башларың
Якын бул син туганнарга
Аерылма дуслардан
Уй-хисләрең актан булса
Рәхмәте булыр Аллаһтан
Бу дөньяда яшәгәндә
Күрә бел яхшылыкны
Урының булыр оҗмахта
Булдырма явызлыкны