Перейти к содержимому
Обложка трека Авыр уйлар чорнаганда кунеленне — Масхут Мустафин
2:09

Трек

Масхут Мустафин Авыр уйлар чорнаганда кунеленне

Альбом · Яшлегемэ Сэяхэт · 2026 · Поп

Скачать

Текст песни

Авыр уйлар чорнаганда күңелеңне
Котылырга уйларыңның газабыннан
Юлын эзлә таң атканда
Яңа туган уйларыңның арасыннан

Уйлар алар,йөгәнсез ат
Төрле якка ыргыла
Тотып булмый кай чагында
Белмим кая омтыла

Басып алган төрле уйлар
Әйләндермәсен башыңны
Уйларыңа чорналганда
Бутамасын юлыңны
Уйларыңа күмелеп син
Төрле юллар эзлисең
Ул юлыңны үтми торып
Кая илтер,белмисең

Юлларыңны сайлаганда
Ярдәм сора ходайдан
Чын күңелдән син сорасаң
Барырсың ак юллардан

0:00 0:00