Текст песни
Суык җилләр хәбәр китерделәр
Без яшәгән җиргә көз килгән
Кояш нурын өзлеп сагынганга
Көнбагышның башы иелгән
Моңая ул көн дә башын ия
Кара тамчы яше коела
Көнбагышның күз яшьлрен җыя
Яннарына кошлар җыела
Сагышлары сары көнбагышның
Томшыгында кошның таралыр
Үтәр көзләр язлар җиткәч янә
Орлыгыннан тормыш яралыр