Текст песни
Ә без үстек
Үткәннәрдә калды
Бәбкә үлән баскан су буе
Төнлә тереләсе уенчыклар
Таң җиленең назлап үбүе.
Әлли-бәлли бәбкәсе
Кая киткән әнкәсе
Каенлыкка җиләккә
Айсылуга бүләккә.
Айсылуы калада
Күңелләре далада
Әлли-бәлли әнкәсе
Үсте бәбкәсе.
Йөгерә-йөгерә үзәннәрдән
Чәчләремне җилләр тарады,
Ак чәчәкле сабый чагым
Эзләрендә нурын калдырды.
Очар коштай кайтып киләм
Хатирәләр әйдә яңарсын,
Еллар аша әнкәй дәшә
Башыңа ки, балам, туңарсың.
Ә без үстек.
Әкият битендә
Җыерчыклы эзләр күренде
Балачакның сырлы капкасына
Еллар аша богау эленде.
Әлли-бәлли бәбкәсе
Кая киткән әнкәсе
Каенлыкка җиләккә
Айсылуга бүләккә.
Айсылуы калада
Күңелләре далада
Әлли-бәлли әнкәсе
Үсте бәбкәсе.
Йөгерә-йөгерә үзәннәрдән
Чәчләремне җилләр тарады,
Ак чәчәкле сабый чагым
Эзләрендә нурын калдырды.
Очар коштай кайтып киләм
Хатирәләр әйдә яңарсын,
Еллар аша әнкәй дәшә
Башыңа ки, балам, туңарсың.