Перейти к содержимому
Обложка трека Гаиләм — Айрат Ганиев, Сюмбель Киямова
3:49

Трек

Айрат Ганиев, Сюмбель Киямова Гаиләм

Сингл · 2024 · Поп, Вокал

Скачать

Текст песни

Җан капкасын каерып җилләр иссә,
Мин яңгырлар булып түгеләм.
Шул чагында сөю тулы җирдә –
Гаиләм бишегендә тереләм.

Караңгыда адашканда
Сөю нурлар тарата.
Сезне, газизләрем, яратам.

Гаиләм, сез - галәм!
Һәркөн сөюгә күмеләм.
Сез - һава, сез - дәва!
Тормышның үзәге - гаиләм!

Мин барасы юллар, сукмакларым
Таш, тузанга әгәр күмелсә,
Гаиләм биргән канатларны киеп,
Күтәреләм зәңгәр күгемә.

Караңгыда адашканда
Сөю нурлар тарата.
Сезне, газизләрем, яратам.

Гаиләм, сез - галәм!
Һәркөн сөюгә күмеләм.
Сез - һава, сез - дәва!
Тормышның үзәге - гаиләм!

0:00 0:00