Перейти к содержимому
Обложка трека Әйтмә син авыр сүз — Айрат Ганиев, Майя Сайфулина
4:12

Трек

Айрат Ганиев, Майя Сайфулина Әйтмә син авыр сүз

Сингл · 2024 · Поп, Ретро

Скачать

Текст песни

Беркайчан әйтмә син авыр сүз!
Бик кыска, әй, кыска гомерләр!
Син минем гомерлек юлдашым
Син чәчкәм, йолдызым, сөйгән яр!

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы
Җырларны шаулатып җырлыйсы
Гөрләтеп яшисе бар әле!

Бик авыр минутлар булса да
Тап миңа шул вакыт җылы сүз
Авыр сүз әйтәсең килсә дә
Әйтмә син, сөеклем, әйтмә, түз!

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы
Җырларны шаулатып җырлыйсы
Гөрләтеп яшисе бар әле!

Иртәсен, кичен дә миңа син
Кызганма карашың җылысын!
Шул чакта сөюем артуын
Йөрәгең белән син тоярсың

Әйтмә син авыр сүз, әйтмә син!
Йөрәк бит болай да яралы
Җырларны шаулатып җырлыйсы
Гөрләтеп яшисе бар әле!

0:00 0:00