Текст песни
Акты ташып, акты ярсып кар сулары,
Шулдыр инде язның ташып ярсулары.
Акты безнең кар өстендә калган эзләр,
Акты елап, икәү бергә салган эзләр.
Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык илем
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.
Язлар килә, язлар китә, сулар ага,
Көннәр ага, айлар ага, еллар ага
Суларның да, айларның да, елларның да
Агышыннан эзләр кала, эзләр кала.
Син — гомер агышларым,
Син — минем сагышларым,
Син — минем шатлык илем
Югалту, табышларым.
Син — минем сагышларым.