Текст песни
Синең карашыңа абындым да
Синең сулыш капты тыныма
Дөнья сыйган күзләреңә карап
Сөйләшәсем килә тын гына
Син бер генә миңа шулкадәр үз
Калган дөнья миңа җиде ят
Мин яратам җирдә тәүге кабат
Мин яратам җирдә соң кабат
Яратуның иң олысы син
Син бәхетнең иң тулысы
Галәмдәге бар тавышны басып
Сулышыңны килә тыңлыйсым
Берәү генә була җаннар тәңгәл
Берәү генә була үз кешең
Көн дә күзләреңне күрер өчен
Бар дөньядан бүген ваз кичтем
Син бер генә миңа шулкадәр үз
Калган дөнья миңа җиде ят
Мин яратам җирдә тәүге кабат
Мин яратам җирдә соң кабат