Обложка трека Назлы — Артур Гилязов, Айгуль Муратова
3:35

Артур Гилязов, Айгуль Муратова Назлы

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Күптәннән күңелне кузгата
Туймассың син аны тыңлап та
Җыр били күңелнең яртысын
Уята хисләрнең татлысын
Назлы җыр агартыр дөньясын
Көнчелек,усаллык калмасын
Уралсын җаннарның кылына
Кушыл син бу назлы җырыма
Куштым мин кошларның моңнарын
Җырыма күп гомер юрадым
Тездем дә сәйләндәй сүзләрне
Күңелем күкләре үзгәрде
Назлы җыр агартыр дөньясын
Көнчелек,усаллык калмасын
Уралсын җаннарның кылына
Кушыл син бу назлы җырыма
Җырымнан чистара күңелләр
Талларда уяна бөреләр
Бу җырым иң назлы табышым
Дусларга якты җыр багышлыйм
Назлы җыр агартыр дөньясын
Көнчелек,усаллык калмасын
Уралсын җаннарның кылына
Кушыл син бу назлы җырыма

0:00 0:00