Перейти к содержимому
Обложка трека Ай колы — Айрат Хайруллин
3:16

Трек

Айрат Хайруллин Ай колы

Альбом · Синсезлек · 2025 · Инди

Скачать

Текст песни

Ай колы янасың тик аның астында
Аңладым таң салкын ул сине куркыта
Ай чагыла күзләреңнең ул туганы
Навигатормда шул айлар йолдызлыгы
Ничек сине урларга
Таш ядрәле коллыктан
Ничек сине сакларга
Айның сихри карашыннан
Кайт яктылыкка кайт
Тәнең көмеш томан
Төндә яшәп югалта төсләрен
Ай - убыр һәрвакыт ач
Корбанының туйгач
Карашын юнәлтә бүтәнгә
Йолдызлар вәгъдә итмим
Мин гади мин җирнеке
Галәм җилләрен җигеп
Чиксезлектә эзлим сине
Ничек сине урларга
Таш ядрәле коллыктан
Ничек сине сакларга
Айның сихри карашыннан

0:00 0:00