Перейти к содержимому
Обложка трека Синең хакта — ИДЕЛ, Айрат Хайруллин
2:37

Трек

ИДЕЛ, Айрат Хайруллин Синең хакта

Сингл · 2024 · Инди

Скачать

Текст песни

Син һәркемгә тансык, шатлык кебек,
Җилкәнгә — җил, тамчы туфракка.
Ишетәмсең, сөйли җылы яңгыр
Синең хакта?..
Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли,
Дулкынлатып яшел үзәнне;
Алтын кылдан күпер суза кояш
Күрер өчен синдәй гүзәлне, гүзәлне!
Күк күгәрчен менә синең юлга, —
Нурларыңның бардыр кирәге.
Ерак тавышыңнан сине эзләп,
Болытларга тия йөрәге!..
Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли,
Дулкынлатып яшел үзәнне;
Алтын кылдан күпер суза кояш
Күрер өчен синдәй гүзәлне, гүзәлне!
Йолдызларга сине күтәрәм мин,
Юллар ерам җилле буранда:
Иң беренче булып кулым бирәм,
Давыл күмсә дулкын-юрганга.
Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли,
Дулкынлатып яшел үзәнне;
Алтын кылдан күпер суза кояш
Күрер өчен синдәй гүзәлне, гүзәлне!
Синең хакта зәңгәр гөлләр сөйли,
Дулкынлатып яшел үзәнне;
Алтын кылдан күпер суза кояш
Күрер өчен синдәй гүзәлне, гүзәлне!

0:00 0:00