Текст песни
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Базга төштек – май ашадык,
Келәткә кердек – бал каптык.
Өйгә мендек – әйрән эчтек,
Коега төштек – су эчтек.
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык.
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.
Без, без үзебез,
Бию биибез ирексез.
Тормыш телемен телгәләп,
Тизрәк тәгәри түгәрәк.
Без – тузан, бер сулыш, бер бөртек (бер бөртек),
Әйләнеп туктамый бөтерчек (бөтерчек),
Диңгездә югалган кабырчык (кабырчык),
Карчыкның йөзендә җыерчык (җыерчык),
Чоңгылда адашкан күбәләк (күбәләк),
Бүленми калган бер күзәнәк (күзәнәк),
Без, без, без идек.
Ышандык бу яшьлек мәңгелек.
Җырлап биеп көндезен,
Авыл урамнары безнеке.
Һәрбер мизгел, якты хыял:
Таң атканча бу безнең дөнья.
Өйгә мендек – әйрән эчтек,
Коега төштек – су эчтек.
Бер тактага тезелдек,
Таң атканчы юк булдык.
Без, без, без идек,
Без унике кыз идек.