Перейти к содержимому
Обложка трека Нигә? — ИДЕЛ, СØЮ, AIGYR
3:00

Трек

ИДЕЛ, СØЮ, AIGYR Нигә?

Сингл · 2026 · Поп-рок

Скачать

Текст песни

Кайда вакытның геоноктасы?

Суырган аны экран яктысы…

Чишелә әкрен гасыр чалмасы,

Яшәлгән инде Тукай чамасы.




Булмый җиңеп тә, җилне җигеп тә...

Нейрокешеләр үтә җелеккә!




Нигә?


Күршеләр түгел, туганнар да ят.

Адәм хәтере ничә гигабайт?

Нейрокешелек — хәзерге заман.

Безнең гасырда шундый каһарман.




Булмый җиңеп тә, җилне җигеп тә...

Нейрокешеләр үтә җелеккә!




Нигә?




Кеше күзендә яктылыкны күрмим,

Кесәдәге экраннар яктырта ныграк.

Ясалма фәһем, ясалма хисләр —



Бу минем күңелемнән ерак.




Ясалма фәһем, ясалма хисләр,

Ясалма фәһем, ясалма хисләр.




Кочаклыйм агачымны, тотып карыйм чирәмне.

Миңа шалтыратмагыз — мин бүген яшәрмен, яме.




Ишеттегезме гасыр бәетен?

Исәннәр һич тә өзмәс өметен!

Ишеттегезме гасыр бәетен?

Исәннәрнең өзелмәс өмете!

0:00 0:00