Текст песни
Бикләмә төнгә капкаңны
Мин кайтырмын таң атканчы
Төшләреңә керермен мин - төнъяк балкашы
Чәчләреңнән үбермен назлап уятармын
Чит шәһәрләр урамыннан
Кеше басмаган юллар буйлап
Сиңа таба агам синең яңга кайтам
Йомгагым чаба армый-талмый
Юнәлеше ачык - синең кочагың
Болытлар да качкан йолдызлы күк аяз
Аяз
Бикләмә төнгә капкаңны
Мин кайтырмын таң атканчы
Төшләреңә керермен, мин - төнъяк балкашы
Чәчләреңнән үбермен, назлап уятармын
Сахраларга чыгып бер жырларсың
Кайтаваз булып мин кайтырмын
Туйдым синнән башка авыр синнән башка
Бүтән калдырмам ялгызыңны
Кошлар күчеп китәр мин калырмын
Көзен дә язын да мәңгегә яныңда
Яныңда
Бикләмә төнгә капкаңны
Мин кайтырмын таң атканчы
Төшләреңә керермен, мин - төнъяк балкашы
Чәчләреңнән үбермен, назлап уятармын