Текст песни
Еракта ут, ә минем эчтә туң
Кабаттан ялгызым ябылам төнгә
Яныңда кешеләр яныңда рәхәт
Йөзләгән чакрымнар безне бүлсә дә
Шәфәкъләр күзәтәм
Алар шундый чибәр
Алар синнән алган үрнәк
Шәфәкъләр күзәтәм
Алар шундый чибәр
Алар синнән алган үрнәк
Очра әле каршыма
Тузанлы юлларымда
Очра әле нихаять
Йөзсезләр арасында
Мин яшим синсезлекне
Туңам көндез һәм кичен
Җылыт әле нихаять
Минем көзге күзләремне
Йөзәсе килә бөдрә чәчләреңдә
Дулкыннары чөя җиде кат күккә
Ай кебек якын, кояш кебек кайнар,
Җир түгел - галәм син - фантастик әсәр
Тынны буа карашың
Хәер тын алмыйча
Кузләреңә багыр чагым
Тынны буа карашың
Хәер тын алмыйча
Кузләреңә багыр чагым
Очра әле каршыма
Тузанлы юлларымда
Очра әле нихаять
Йөзсезләр арасында
Мин яшим синсезлекне
Туңам көндез һәм кичен
Җылыт әле нихаять
Минем көзге күзләремне