Текст песни
Әй, туган як кырлары
Кырларым, урманнарым
Исән сау торасыз микән
Дусларым, туганнарым
Су буенда таллар көтеп
Яшьләрен коя микән
Таң җилләре элеккедәй
Кочакка сыя микән
Ак каеннар саф сөюнең
Серләрен чәчми микән
Тәүге ярым яшьлек язын
Сагынып яши микән
Җиләк тулы аланлыкның
Тулпар иде атлары
Гомеремнең синдә үтте
Иң бәхетле чаклары
Әй, туган як, туган як
Җилкетә гел йөрәкне
Синдә шифа, синдә дәва
Дөньялыкның җәннәте