Обложка трека Тормыш дэфтэре — Айгуль Фаизова
4:13

Айгуль Фаизова Тормыш дэфтэре

Сингл · 2025

Скачать

Текст песни

Тормыш дәфтәремә язып куйган
Язмыш алдан миңа дигәнне
Башка берәү тартып ала алмас
Миңа язмыш бүлеп биргәнне

Кара юлын ак юл алыштыра
Тормыш дәфтәремнең көн саен
Әллә шулай минем сабыр көчен
Сыный микән язмыш- дускаем

Еллар узгач калыная гына
Дәфтәрем дә бераз таушала
Тик шулай да, язмыш язганнары
Канат куя иңләп очарга

Тормыш дәфтәремне кулга алып
Язганына булып канәгатъ
Сынаулары аша елмаям да
Рәхмәт, язмыш, димен, мең рәхмәт

0:00 0:00